Мәдәни мохит
2 декабрь 2022, 05:30

“Мин ул җырны башкарудан баш тартам...”

Гүзәл Хәсәнова нәрсәне күз уңында тотып, шулай дигән?

“Мин ул җырны башкарудан баш тартам...”“Мин ул җырны башкарудан баш тартам...”
“Мин ул җырны башкарудан баш тартам...”

Танылган поп-башкаручы һәм “Яңа йолдызлар фабрикасы” проекты җиңүчесе Гүзәл Хәсәнова “Мослента” белән әңгәмәсе вакытында  бер җырны башкарудан баш тартуының  сәбәбен ачты.

Эш шунда – Гүзәл әйтүенчә,  җырны әнисенең ике туган абыйсы Наил Җаббаров язган.  Ул гаҗәеп тирән, көчле, гипнотик тавышка ия булган, шул тавышка  беркем дә битараф кала алмаган. Ләкин кызганычка каршы, Наил Җаббаров яшь кенә килеш мәрхүм булган.

Бервакыт Гүзәл ул  җырны яздырырга булган, тик аны зур аудитория алдында башкара алмаган.

“Җырның исеме  - “Каенлы юл”. "Яңа йолдызлар фабрикасы” нда җиңгәннән соң, без трекны барлык мәйданчыклардан алдык. Нигә? Чөнки мин аның белән зур аудитория алдында бүлешергә әзер түгеллеген аңладым. Бу бик шәхси мизгел", - диде  Гүзәл Хәсәнова.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас