Мәдәни мохит
30 ноябрь 2022, 07:50

"Ике аккош" чакыра!

Парлап очты алар иҗат илләрендә.

"Ике аккош" чакыра!"Ике аккош" чакыра!
"Ике аккош" чакыра!

Парлап очты алар иҗат илләрендә.


1 декабрьдә Уфада җырлы-моңлы зур тамаша көтелә.
"Ике аккош" Бөтенрусия музыкаль конкурсының гала-концерты булыр ул!

«Ике аккош», Русиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашева һәм аның ире,
композитор, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышлана.

Быел бәйге милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә.

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә конкурста җиңүчеләр, финалистлар һәм танылган артистлар чыгыш ясар. Халык артисткасы репертуарыннан һәм виртуоз музыкант әсәрләреннән җырлар яңгыраячак.

Башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары Айдар Галимов, Нәзифә Кадыйрова, Гали Алтынбаев, Айдар Габдинов, Лилия Ишемьярова, Рәфис Сирусин, Тимур Рамазанов, Алисә Җөмгалиева, Илдар Абдуллин, Дамир Сәетова, Эльмир Газизуллин, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар чыгыш ясаячак.

Концерт 19.00 сәгатьтә башлана. 18:00 сәгатьтә Филармония фойесында күргәзмә оештырылачак.
https://nkat-rb.ru/novosti/281-ike-akkosh.html

Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас