Мәдәни мохит
30 ноябрь 2022, 18:29

Безнең буын “Уфа юкәләре”ндә үсте

"Дөресен әйтәм, сезнең иҗат кичәгезгә килми кала алмадым", – диде Радий Хәбиров Рим Хәсәновны 75 яше белән котлап.

Бүген, 30 ноябрьдә, Уфада легендар композитор, республиканың халык артисты Рим Хәсәновның 75 яшенә багышланган концерт үтте.

“Башкортостан” концертлар залында оештырылган чарага төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров та килде.

“Хөрмәтле Рим Мәхмүт улы, дөресен әйтәм, бүген сезнең иҗат кичәгезгә килми кала алмадым. Сезгә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Безнең буын “Кышкы романс”, “Уфа юкәләре”, “Юкка түгелдер” җырларында тәрбияләнде. Сезнең иҗат барыбызны бергә, бар республиканы берләштерә. Сезне ихлас күңелдән, хөрмәт итеп, юбилеегыз белән котлыйм!” – диде Радий Фәрит улы. 

 

Белешмә

Рим Мәхмүт улы Хәсәнов – популяр җырлар иҗат итүче композитор, тәрҗемәче, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Уфаның мактаулы гражданы.

Ул 1973 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын композиция сыйныфы буенча тәмамлый. Совет армиясендә хәрби хезмәтен үткәндә берничә популяр җыр иҗат итә: “Юкка түгелдер”, “Кышкы романс”. 

Рим Хәсәнов – 400гә якын җыр авторы. Ул театрлар, радио һәм кино, шигырьләр һәм пьесалар өчен дә күп көйләр яза.

«Сиңа килдем, иркәм», «Кичер мине, әнкәй, гафу ит», «Чәчәкләр уяныр», «Дусларыңны онытма», «Ялгыз аккош күлләрдә», «Су сибегез гөлләргә», «Мине юллар чакыра», «Кыңгыраулы мәктәп еллары», «Асия», «Ләйсән яңгыр», «Оныт әле йөрәк ярасын» кебек йөзләрчә милли рухлы җырлары халык тарафыннан җылы кабул ителде. Алар төрле буын җырчылары башкаруында әле дә популяр.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас