Айнур Әскаровның фильмнарын күрергә телисезме?
Кышның беренче көнендә, 1 декабрьдә, «Родина» кинотеатрында Айнур Әскаровның «Буран» фильмы күрсәтеләчәк. Яңа фильмда төп рольдә Александр Головин уйный.
Шулай ук 7 көн дәвамында «Родина»да республика халкының яраткан фильмнарын: урыс һәм башкорт телләрендәге «Отряд Таганок» тасмасын, «Ел гаиләсе» комедиясен күрсәтәчәкләр. Бу киноленталарны "Пушкин картасы" буенча да карап була.
"Без барысын да кинога «Башкортостан» киностудиясе һәм «Аскарфильм» компаниясе төшергән фильмнар атналыгына чакырабыз. Прокатта "Буран" драмасы нибары бер атна булачак. Һәр фильмнан соң иҗади очрашулар планлаштырабыз, анда иҗат коллективлары да катнашачак. Яраткан тамашачы белән «сорау-җавап» форматында аралашырга, тәэссоратлар белән уртаклашырга мөмкин булыр. Барыгызны да көтәбез», – ди режиссер Айнур Әскаров.
«Буран» драмасы режиссерның туган ягында – Хәйбулла районында чын вакыйгаларга нигезләнгән һәм Свердловск киностудиясендә төшерелгән. Төп геройның тормыш борылышлары үзенчәлекле итеп тасвирлана.
Фото: