Мәдәни мохит
23 ноябрь 2022, 18:42

Хыялым – яңадан гаилә кору

“Бәллүр кеше” диагнозы белән яшәүче Лилия Сәлахетдинова хыялы белән уртаклашты.

https://matbugat.ruhttps://matbugat.ru
https://matbugat.ru

Шыгыйрә Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үткән. Шул уңайдан Татарстанның Буа районы кызы, “Ярдәм” мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары булып торган Лилия ханым үзенең хыллары белән уртаклашкан. Ул социаль челтәргә үзенчәлекле пост урнаштырган.

“36 ел элек, күпбалалы Сәлахетдиновлар гаиләсендә мөмкинлекләре чикле Лилия исемле кыз бала дөньяга килә. 30 ел дәвамында Лилия бик күп әйберләрне югалтса да, үз-үзенә ышанычын югалтмады. Ул – максатына ирешүчән, игелекле, беркатлы, юмарт. Әгәр дә аның ышанычын югалтсагыз, күперләр янып, артка юл булмаячак. Нинди булуына карамастан, дөреслекне сөйләүчеләрне ярата. Ялган аның өчен бөтен нәрсәгә нокта куя. Якыннары хакына таулар күчерергә әзер, ләкин аның өчен алар тарафыннан да шундый ук мөнәсәбәт булуы мөһим.

Хыялым – яңадан гаилә кору. Максатым – игелекле гамәлләр кылу.
Планнарым: яңадан хаҗга бару. Бөтен кешеләрнең, шул исәптән үземнең дә бәхетле булуымны телим”, – дигән шагыйрә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас