Мәдәни мохит
22 ноябрь 2022, 10:12

Халыкның хәтер сандыгы

   Музейлар – ул хәтер, халыкның хәтер сандыгы. Ә алар ни өчен кирәк дигән сорауга, минемчә, болай дип җавап бирү дөрес булыр иде: хәтерләр өчен, кадерләр өчен һәм белер өчен...

Халыкның хәтер сандыгыХалыкның хәтер сандыгы
Халыкның хәтер сандыгы

   Музейлар – ул хәтер, халыкның хәтер сандыгы. Ә алар ни өчен кирәк дигән сорауга, минемчә, болай дип җавап бирү дөрес булыр иде: хәтерләр өчен, кадерләр өчен һәм белер өчен...

   Дүртөйле якларына эш сәфәре белән баргач безне Дүртөйленең тарих һәм туган якны өйрәнү музеена кунакка чакырдылар. Мин музейларда булырга, андагы рухны тоярга яратам. Бу юлы да шатланып риза булдым. Шәһәргә килгәндә, ничә тапкыр укталсам да, анда керү мөмкинлеге чыкмаган иде әле...

   БР Милли музееның филиалы булган музей бинасы   Дүртөйленең нәкъ үзәгендә, Ленин исемендәге мәйданында урнашкан, үзенчәлекле архитектурасы белән игътибарны җәлеп итеп тора.

   Музей мөдире Лилия Ансар кызы Галәветдинова һәм экскурсовод Юлия Адис кызы Гәрәевалар безне иң элек Дүртөйледә яшәп иҗат итүче рәссам Ирек Асылгәрәевның беренче катта урнашкан арт-квартнигы белән таныштырды.

Талантлы уллары, кызлары белән хаклы рәвештә горурлана Дүртөйле халкы. Ирек Сәгыйтҗан улы Асылгәрәев әнә шуларның берсе. Туган якларында яшәп иҗат иткән рәссам инде 1995 елдан алып район музеенда даими рәвештә үзенең яңадан-яңа күргәзмәләрен якташлары һәм район кунаклары игътибарына тәкъдим итә. Алай гына да түгел, Ирек Асылгәрәев районда яшь рәссамнәр тәрбияли, үзе үк еш кына биредә экскурсияләрүткәрә икән. Без килгәндә аның арт-квартнигында халык легендаларына, эпосларына багышланган сурәтләре белән беррәттән, танылган якташларына багышланган картиналары да урын алган иде. Менә Дүртөйлеләрнең легендар шәхесе, Исмаел авылыннан чыккан Зиннур Зариповның горур портреты. Дан ордынының тулы кавалерлары булу белән һәр район да мактана алмый әле, ә Дүртөйлеләр – горурлана ала. Районда батыр исемен йөрткән урам да бар, рәссам картиналарында шул урамга гына хас йортларны күрергә була.

    Рәссамны бүгенге көндә телдән төшмәгән мобилизация темасы дулкынландырмый кала аламы? Стенада аның хәрби хезмәткә чакырылуның беренче дулкынына эләккән энесенең портретын күрергә була һәм шунда ук күңелләрдә бер генә теләк кабатлана башлый: “бер үк дошманнарны җиңеп, җиңү белән кайтыгыз, егетләр!”Ирек Асылгәрәевның картиналарында туган ягының бар матурлыгы, Агыйдел елгасының кабатланмас гүзәллеге, авыл тормышы белән беррәттән, патриотик халәт гел янәшә бара.

                                Биредә ничә экспонат бар?

Музейның зурлыгы һәм андагы залларның күплеге, экспонатларның байлыгы безне хәйран калдырды.

   Музей мөдиреЛилия Ансар кызы Галәветдинова әйтүенчә, 33 ел дәвамында уңышлы эшләп килгән музейда 22000нән артык экспонат бар һәм бирегә ел саен 18 меңнән артык кеше экскурсиягә килә!

   -Эшебезнең төп максаты – үсеп килүче буынга, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларны илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләү,- ди Лилия ханым.- Музей киң эшчәнлек алып бара. Бездә үткәрелгән чараларның төрлелеге һәм аларның мәгънәви-тәрбияви юнәлешле булуы белән горурланабыз.

Музей мөдире әйтүенчә, музейны төзү тарихы да бик кызыклы. Ягъни 1984 елда Дүртөйле райкомының беренче секретаре Рәзил Ситдыйк улы Мусин районда музей төзергә кирәк дигән карарга килә. Ул музей өчен тирә-якта кабатланмас бина проектын табу өчен белгечләрне Баку, Ташкент һ.б. шәһәрләргә җибәрә. Нәтиҗәдә, үз чоры өчен искиткеч бина калкып чыга.

Музей бинасы чынлап та уникаль, ул шундый итеп проектланган ки, экскурсия үткәргән вакытта анда түгәрәк системасы (круговая система) кулланыла. Шуннан чыгып, аны проектлаган вакытта нигезгә Үзбәкстан моделе алынгандыр дигән фикерләр бар. Чөнки Советлар чорында Үзбәкстан музейлар эше буенча лидер була. Шулай итеп, тирә-якта бер булган музей Дүртөйледә хуҗалык ысулы белән, ягъни барлык предприятие һәм колхозлар, район халкы катнашлыгында 3 ел эчендә төзелеп бетә һәм 1989 елның 1 июлендә үз ишекләрен ача.

   Музейның тәүге җитәкчесе Римма Бәдәви кызы Имамова команда җыеп, экспедицияләргә чыга. Коллектив район халкының тарихын, табигый үзенчәлекләрен чагылдырган уникаль экспонатлар табу өчен вакытын да, көчен дә кызганмый. Урындагы халык та ярдәмгә килә: алар киләчәк буыннарга истәлеккә калсын дип, тарихи яктан кыйммәтле предметларны бүләк итә, булган мәгълүматлар белән бүлешә.

Район данын алтын хәрефләр белән язучылар

Экскурсиябезне дәвам итәбез. Менә музей стеналарында Дүртөйленең матур данын еракларга таныткан атаклы шәхесләрнең портретлары. Алар арасында билгеле язучылар һәм артистлар, галимнәр һәм төзүчеләр, Бөек Ватан сугышы геройлары, гармун ясау осталары һ.б. бар.

   Алдагы залда безне хәрби тематика көтә иде. Дистә елга якын дәвам иткән Әфган сугышында Дүртөйле районыннан 174 егет катнашкан. Шуларның җидесе батырларча һәлак булган. Якташлары аларның якты рухын сүндерми, истәлекләрен йөрәкләрендә саклый.

   Дүртөйле – илгә Наҗар Нәҗми, Зыя Мансур, Шәехзадә Бабич кебек бөек иҗатчылар биргән як. Музейда алар турында кызыклы мәгълүматлар, шәхси әйберләре, Зия Мансурның 30 еллардагы татар шрифтлы легендар басу машинасы урын алган. Шулай ук шагыйрьнең сугыш чорында иҗат иткән үлемсез шигырьләре дә биредә күз карасыдай кадерләп саклана.

   Дүртөйле – Башкортстан сәнгать күгенә соклангыч талантлар бүләк иткән як та. Биредә туып-үскән Фидан Гафаров һәм Илсөяр Газетдинова, Радик Динәхмәтов һ.б. йолдызларыбызга да музейда почетлы урын бирелгән. Илсөяр ханымның сәхнәдә балкып уйнаган күлмәген музей залына күз ташлау белән таныдым мин! Әйткәндәй, “Өмет”нең тугры дусты Радик Динәхмәтов бу көннәрдә районның данлыклы “Яшел беретлар” төркеме белән мобилизация кысаларында Пенза шәһәрендә хәрби әзерлек үтеп яткан егетләребез алдында концертлар белән чыгыш ясарга юл алган иде. Якташларына рухи ярдәм күрсәтеп, батырлыкка өндәүче артистларыбызга “афәрин” дими, ни диярсең!

                                Йозактан – сәнгать әсәре?

Без килгәндә Дүртөйле музеенда күрше Илеш районының уникаль кешесе, кул астындагы иң гади нәрсәләрдән соклангыч та, уйландырырлык та күргәзмә тудырган Игорь Владимирович Никифоровның шәхси күргәзмәсе бара иде.

   -Яңа гына мәктәп балалары булды бу залда,- дип елмая Лилия ханым Галәветдинова.- Малайлардагы искиткеч дәртләнү, останың эшенә булган кызыксыну мине дә илһамландырды. Игорь Владимирович – һөнәре буенча укытучы, авыл хакимияте башлыгы йөген тартты, бүген Илеш район советы сәркәтибе булып эшли. Аның шулкадәр тыгыз эш графигы арасында да менә шулай күпләрне “аһ” иттерерлек, уйга калдырырлык иҗатка вакыт табуына сокланып туймаслык. Бүгенге күп балаларга еш кына иркенлек, фантазия очышы җитешми. Әлеге күргәзмәдә булганнан соң исә балалар бу дөньяны өр-яңадан ача! Аларда иҗат итү, танып белү теләге уяна. Игорь Владимирович әйтүенчә, “һәр нәрсә хәрәкәттә булырга тиеш”. Аның күргәзмәгә куелган машиналарының руле борыла, велосипедының тәгәрмәчләре алга тәгәри. Оста совет чоры йозаклары белән эшләргә ярата икән, “аларда совет кешесенең җан җылысын тоям”, ди ул.

   Чынлап та, мондый искиткеч кызыклы да, фәһемле дә күргәзмәләр сирәк очрый. Биредә бар нәрсә дә кул астында булган нәрсәләрдән ясалган. Шул ук йозак ярдәмендә аты да, арбасы да, пароходы, кешеләре һәм хайваннары да сәнгать югарылыгына күтәреп эшләнгән экспонатлар һәркемне шаккатыра, сокландыра. Мәсәлән, менә бу самолетны термосның эчке өлешеннән коеп куелган дип уйламассың да!Композицияләр тирән уйларга салырга сәләтле булуы белән сискәндереп тә җибәрә хәтта: менә “коронавирус биюе”, монысы – “Уфалла” арбасы... Ә “Ялгызлык йөге” үзе генә ни тора? Анда күтәргесез авыр йөкне ялгыз кеше берүзе көчкә-көчкә этеп бара. “Кайда икенче яртың, дустым, әгәр аны тапсаң, йөгеңне җиңел генә, очыртып кына алып барыр идең бит!” - диясе килә аңа карап...

   Уйларга да сала, киләчәккә якты өметләр дә бирә торган күргәзмә булды бу. Игорь Никифоров табигый материаллар – агач, ташлар белән дә оста эш итә икән. Менә аның урманнан табып эшкәрткән бу агач ботаклары, могҗиза белән сугарылып, серле боланга яки урман сарыгы Шүрәлегә әверелгән, ә болары.... Саный китсәң, бихисап алар.  Ә бит күпләребез урманда яткан бу ботакларда сәнгать әсәре күрмичә, таптап кына киткән булыр идек, могаен... Шунысы кыйммәткә ия: бу күргәзмәдә куелган барлык экспонатлар да кабатланмас, алар беркайдан да алынмаган, кабатланмаган, алар бары тик останың, Игорь Никифоровның гына шәхси фантазиясе...

                                    Яңарыш кайчан килер?

   Утыз өч ел дәвамында армый-талмый эшләгән музей бинасына бүгенге көндә, әлбәттә, яңарту таләп ителә. Бу уңайдан коллективның өметләре зурдан: әгәр дә мәдәният бюджеты буенча закон проектының икенче укылышында тиешле карар кабул ителә калса, якын киләчәктә, ягъни 2024 елда, Дүртөйле тарих һәм туган якны өйрәнү музее чын мәгънәсендә мәдәни-үрнәкле үзәккә әвереләчәк. Эшләр планга ярашлы барса, ремонт эшләреннән соң биредә үк иркен конференцияләр залы да ачылачак. Ул вакытта инде үткәрелгән мәгълүмати чаралар, кызыклы очрашулар тагын да җанлырак булачак.

Дүртөйле музее хезмәткәрләренең алдагы көннәргә корган планнары зурдан, башкарган эшләре – игелекле. Аларга киләчәктә дә эшләрендә зур уңышлар, максатларының чынга ашуын теләп хушлаштык.

                                                                 Гөлара Арсланова.

                                                            Уфа-Дүртөйле-Уфа.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас