Мәдәни мохит
22 ноябрь 2022, 18:24

“Ай, белсәгез... Беренче елларны бик авыр булды”

Данир Сабиров башыннан үткәннәрне сөйләгән.

artist.v-yanaule.ruartist.v-yanaule.ru
artist.v-yanaule.ru

Җырчы, юмор остасы Данир Сабиров үзенең башыннан кичкән вакыйгаларны бик матур итеп тасвирлый. Яңарак ул социаль челтәрләргә Казанга күченеп килгән еллары турында язма урнаштырган.

“Казанга күченеп килгән елны әле дә хәтерлим. 2004 ел, мәктәп тәмамладым да, әтинең “шестерка”сында киттек башкалага!

Ай, белсәгез... Беренче елларны бик авыр булды. Туган туфрак һәрвакыт үзенә тартып торды. Бар эшне ташлап, кире Азнакайга кайтып китәсе килә иде. Ул машина тавышына түзәрлек түгел иде. Хәтта Казанның күгәрченнәре дә ябык һәм ямьсез тоела иде.

Күченгәч, беренче елларны бер әбидә яшәдек. Фучик урамында. Ул вакытта “Клон” сериалы бара иде бит. “Клон” карыйсы килә, тик менә әби “Эфир”дан “Перехват” карый иде. Ә алар – икесе дә бер вакытта. Югыйсә, “нормальный” әби сериал карарга тиеш бит инде?!.

Аннары, рус теленә күчәргә авыр булды. Азнакайда гел татарча сөйләшеп өйрәнгәч, үтереп сала иде русча белмәүләр.

Гомумән, шәһәр шартларында яшәү баштагы мәлдә бик авыр булды. Ә аннары... Тулай торакка күчкәч, татар кызлары белән танышкач, китте ямьләнеп тормыш! Казанга шундук гашыйк булдым да куйдым! Һәм хәзер ул – минем туган авылымдай якын җир. Яратам башкалабызны!” – дип язган җырчы.

Сезнең дә башкалага күченеп килүегез шулайрак булдымы, дуслар?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас