

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында популяр автор Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» повесте буенча яңа спектакль сәхнәләштерелә. Әлеге сәхнә әсәре белән Башкортстанның халык артисты һәм Татарстанның атказанган артисты Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина үзенең юбилеен билгеләячәк.
Яңа әсәрнең сәхнә вариантын Гөлнур Усманова язган. Спектакльнең режиссеры —Илдар Вәлиев.
Спектакльдә ярты гомерен яшәгән ханым төрле сынауларга дучар була. Әмма азактан ул үзенең чын бәхетен таба.
Спектакльдә юбиляр белән бергә танылган сәхнә осталары һәм яшь актерлар катнаша. Премьера 9 декабрьгә — актрисаның туган көненә билгеләнгән.