Мәдәни мохит
21 ноябрь 2022, 04:32

Кышкы романс

«Башкортстан» дәүләт концерт залы «Кышкы романс» республика актер җыры конкурсында катнашырга чакыра.

Кышкы романсКышкы романс
Кышкы романс

«Башкортстан» дәүләт концерт залы «Кышкы романс» республика актер җыры конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс БР Мәдәният министрлыгы булышлыгында билгеле башкорт композиторы Рим Хәсәнов призына үткәрелә.

Җиңүчеләрне призлар, бүләкләр һәм акчалата грантлар көтә, дип хәбәр итә дәүләт концерт залының матбугат хезмәте. Конкурста катнашу өчен композитор Рим Хәсәнов репертуарыннан җырлар яздырылган видеофайллар җибәрергә кирәк. Анкета 2022 елның 1 декабренә кадәр 2723700@bk.ru электрон почтасына кабул ителә.

Жюри конкурсның икенче этабына 20 катнашучыны сайлап ала. Икенче этап һәм бүләкләү тантанасы 12 декабрьдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында үтәчәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас