

Һәркайсыбызның яраткан шагыйре бар. Аның шигырьләрен укып кайчан тирән уйларга калабыз, кайчан җан дәвасы алабыз...
Бүген сезнең игътибарга Рәми Гариповның бер шигырен тәкъдим итәбез:
***
Күпме генә яши җирдә кеше?
Күз ача да бары, күз йома!
Шул күз ачып йомган арада да
Күпме кәртә яткан юлына:
Әле ачлык, әле сугышлары,
Әле бола, әле ялганы,
Гаделсезлек, дөнья ваклыклары –
Чылбыр төсле киткән ялганып!..
Ә кайчан соң кеше үз гомерен
Үз дигәнчә үтеп тәмамлар?..
Кешеләргә авыр сүз әйтмәгез,
Кадергә дә хаклы бит алар!..
Фото: irbit.info