

Ренат Ибраһимовны искә алып...
19 ноябрь көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе узачак. Башлана: 15 сәгатьтә.
Ренат Ислам улы Ибраһимов — татар җырчысы, лирик баритон, Татарстанның һәм русиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
булачак җырчы 1947 елның 20 ноябрендә Украина ССРында, Илбау шәһәрендә туа. Музыка мәктәбендә домра классында белем ала, кечкенәдән үк классик арияләр һәм җырларны җырлап үсә. Уналты яшеннән үзешчән эстрада оркестрында җырлап йөри. Казан дәүләт консерваториясендә икееллык әзерләү бүлегендә укыганнан соң, вокал бүлегенә укырга керә. Муса Җәлил исемендәге татар дәүәт опера һәм балет театрында эшли, эстрадада да чыгышлар ясый. Төрле конкурсларда лауреат исемен ала.
Ренат Ибраһимов Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат эше белән шөгыльләнә. Җырчының исеме төрле чит илләрдә дә билгеле, еш кына ул чыгышлар белән гастрольләргә йөри. Җырлаудан тыш, Ренат Ибраһимов шигырьләр дә яза, җырлар иҗат итә.
Атаклы җырчы 2022 елның 14 маенда 75 яшендә вафат булды. Затлы вә зыялы милләттәшебез үзе башкаруында яңгырап торыр үлмәс җырлар калдырып китте. Тамырлары Башкортстан Республикасы Туймазы районы белән бәйле ошбу талантыбыз төрле телләрдә җырлап, халыкларны берләштереп, мәдәни аң тәрбияләп яшәде. Ул безнең күмилләтле республикабыз җәүһәре генә генә түгел, үлемсез якташыбыз бөтен илебез горурлыгы.
Фото: sntat.ru tatar-today.ru