Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
17 ноябрь 2022, 11:23

Моңлы милли чара

Уфада 12нче тапкыр “Идел” халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-конкурсы үтә.

Моңлы милли чара
Моңлы милли чара

Уфада 12нче тапкыр “Идел” халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-конкурсы үтә.

Проектта иҗади вуз һәм ссуз студентлары катнаша. Алар татар яки башкорт телендә җыр башкарырга тиеш. Балалар өчен дә махсус номинация бар. Анда 6 яшьтән алып 15 яшькәчә булган башкаручылар катнаша ала.  

Жюри составында күренекле сәхнә осталары Зилә Сөнәгатуллина, Флүрә Килдиярова, Мөнир Якупов, Урал Иделбаев һ.б.
Катнашу өчен гаризалар республикадан гына түгел, башка төбәкләрдән дә кабул ителә. Алар арасында Татарстан, Ульян, Чиләбе, Мәскәү һәм Санкт-Петербург яшьләре бар.

Шулай ук гадәттәгечә конкурста чит илдән килеп, татар һәм башкорт телендә чыгыш ясаучылар булачак. Төрле елларда Кытай, Грузия, Мексика, Финляндия, Үзбәкстан һ.б. яклардан килгәннәр иде. Быел Корея һәм Кытай кунаклары көтелә.
Быел 100гә якын гариза кабул ителгән. Читтән торып сайлап алу барышында 36 конкурсант сайланган, шуларның 34е - финалга үткән.
Нәкъ алар “Башкортстан” концертлар залында 19 ноябрьдә чыгыш ясаячак. Ә 20 ноябрьдә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы белән бергә зур гала-концерт узачак.

Милли, моңлы чарадан читтә калмагыз, дуслар!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: