

Үзе таныш, кем соң бу гүзәл?
Чибәр һәм оста туташыбыз Камилә Вәлиева «Шахерезаданың мәхәббәт тарихы» исемле боз өстендә узучы шоу программасына әзерләнә. Шуннан ул берничә фото белән бүлешкән.
Бу яңа шоу Мәскәүнең «Мегаспорт» сараенда 24 декабрь, 7 гыйнвар көннәрендә узачак.
NAVKA SHOW компаниясе оештырган Яңа ел программасы «Шахерезаданың мәхәббәт тарихы» дип исемләнгән.
Музыкаль-театраль шоу бик ямьле үтәргә ошаган.
Рольләрдә – Камилә Вәлиева, Татьяна Навка, Елизавета Туктамышева, Виктория Синицина, Никита Кацалапов һ.б.
Күпмилләтле халыкларны шундый күркәм мәдәни чаралар берләштереп, үзара дуслыкны арттыруда зур роль уйный. Мондый бәйрәмнәр узган залларда фәкать дуслык, мәдәни зәвык, матурлыкка омтылыш рухы яши. Милләтләрне берләштерүдә мәдәният бик зур роль уйный шул.