

“Миндә Яңа ел кәефе юк. Ә синдә?” - дигән сүзләр торган саен ешрак ишетелә. Дөньядагы хәлләргә, илдәге вәзгыяткә карамый сәгать уклары тык та тык килеп, әйләнә бирә шул. Яңа елга аяк басарга да күп калмады. Әйдәгез аны яхшы кәеф, чиста күңел, изге гамәлләр белән каршы алыйк. Эшне чистарынудан башлыйк һәм беренче итеп үпкәләрдән арыныйк.
* Үпкә хисен эчтә сакларга ярамый. Шулай ук үпкәләткән кешегә дә бөтенесен әйтеп салып булмый. Аның фотосурәте яки аңа бәйле берәр предметны каршыңа куярга да үпкәне шуңа сөйләргә кирәк.
* Үпкә хисен йодрык белән җиңеләйтергә дә була. Мендәр яки йомшак уенчыкны үпкәләтүчегез итеп күз алдына китерегез дә “бәргәләгез”! Елаудан да курыкмагыз, үзегезне тыймагыз.
* Үпкәләткән кешегә кәгазь хат языгыз. Бөтен уйлаганнарыгызны тезегез, аннары хатны яндырыгыз.
* Үпкәләшкән кеше белән күзгә-күз карап сөйләшегез. Ләкин гаепләүче позициясен алмагыз. Үзегезне нәрсә борчуын, нәрсә үпкәләтүен сөйләгез. «Син мине үпкәләттең!» дигән сүзләр урынына «Синең шул сүзләреңә хәтерем калды» дигәнен кулланыгыз. Уртага салып сөйләшү һәрвакыт хәлне җиңеләйтә.
* Үзегезне үпкәләткән кеше урынына куеп карагыз: ни өчен шулай эшләде икән? Бәлки, ул сезне үпкәләтергә бөтенләй дә теләмәгәндер.
* Әгәр сезне нәрсәдер үпкәләткән икән, үпкәләткән кешегә рәхмәт әйтегез. Ул сезнең көчсез якларыгызны күрсәткән бит!
*Җиденче киңәш. Үпкәләгән өчен үз-үзегезне гафу итегез. Беренче карашка, бу бик гади һәм җиңел кебек, тик чынлап үпкәләгәндә шактый авыр ул.
* Әгәр сезне бик каты үпкәләткәннәр, хәтта елар дәрәҗәгә китереп җиткергәннәр икән, тирән итеп сулыш алып, патшабикәләрдә була торган интонация белән «Мин сине кичерәм!» дип өч тапкыр кабатлагыз. Өченче тапкыр әйткәч, елмаеп, хәтта көлеп үк җибәрәчәксез. Үпкә хисе дә таралыр.
Ничек кенә булмасын, үпкә хисе яшәргә комачаулый. Авыр йөкне календарьнеең бу ягында калдыру өстендә эшли башлагыз.