+21 °С
Болытлы


Көнчыгыш календаре буенча 2023 ел Куян яисә Мәче елы булачак. Икесе дә йомшак, назлы хайван. Адар безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык алып килер. Куян да, мәче дә гармонияне өстен күрә.
2023 елны өегездә, тыныч кына каршылау яхшы булыр. Чагу киемнәр кию, шау-шу тудыру кирәкмәс. Киемнәрегез якты, тыныч төстә була яхшы.
Әлбәттә, уңыш җәлеп итү өчен куян яисә мәче сыны яки уенчыгы алып куйсагыз әйбәт. Куян кишер дә тотса, йортка акча да китерәчәк ди...