

Уфа –гүзәл шәһәр. Ләкин, җырда җырлануынча, “гүзәллекнең юктыр чикләре”. Менә шуны исәпкә алып, республикабыз башкаласы үзенең тарихи, матур юбилеен тагын да яңарып, чибәрләнеп каршы алырга җыена.
Юбилей алдыннан Уфаның дистәләрчә җәмәгать урыннарында, шәһәребезне йөзек кашы итәрдәй, аның визит карточкасы булырдай урыннарда зур төзекләндерү эшләре алып барыла. Башкала парклары, скверлар - бар шәһәр киңлегендә – Дим паркыннан алып, Нефтьчеләр паркына, Затонның “Дулкын” паркыннан алып, Инорстагы Теплое күленә кадәр танымаслык итеп төзекләндерелде, чибәрләнде. Ә күпме яңа скверлар, аллеяләр барлыкка килде һәм булганнарына ничек матур итеп реконструкция эшләре үткәрелде?
Бүген без Уфа “Нур” татар театры бинасы янындагы Даян Мурзин скверына сәяхәт кылдык. Җәен анда Бөек Ватан сугышында катнашкан, Европада “Кара генерал” дип танылган разведчик Даян Мурзинга һәйкәл ачылган иде. Батырның тормышы – батырлык, искиткеч хәрби талант, Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге ул.
“Кара генерал”ның (фашистлар аны хөрмәт һәм курку белән шулай атап йөрткән) башы өчен Адольф Гитлер 2 миллион марка бүләк вәгъдә иткән була. Ә бит бу вакытта “кара генерал”га, Башкортстаннан сугышка киткән элекке авыл мәктәбе укытучысына, нибары 20 яшь (!) була.
Сугыштан соң Даян Баян улы Мурзин күп еллар Прокуратура органнарында, эчке эшләр системасында җинаятьчелеккә каршы көрәште. Аның биографиясе берничә гомергә җитәрлек иде! Шуңа да батыр исемен йөртүче скверда Русия Федерациясе Прокуратурасының 300-еллыгына багышланган юбилей стеласы һәм “прокурорлар” аллеясе ачылуы да очраклы хәл түгел.
Төзекләндерелгән сквер урынында моннан бер-ике ел элек булган кешеләр аны танымас та! Чөнки биредә шаккатмалы зур эшләр башкарылган. Башкаланың Октябрь районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Алик Тимергалиевич Рамазанов әйтүенчә, скверда реконструкция үткән. Ләкин моны өр-яңа ял итү урыны ачылуга тиңләргә дә мөмкиндер. Чөнки биредә булган бар нәрсәне төзүчеләр өр-яңадан эшләгән. Ә скверның яңа йөзенең нинди булырга тиешлеген шушы тирәдә яшәүче һәм биредә үк ял итәргә яратучы уфалылар раслаган. Алар реконструкцияләү планына үзләренең төзәтмәләрен керткән һәм скверның бүгенге күренеше белән бик кәнагать калганнар. Иртәләрен бирегә ашкынып спорт сөючеләр киләләр икән, ә кичен скверда яшь парлар очраша, яшь әти-әниләр бәбиләре белән рәхәтләнеп ял вакытларын үткәрә. Менә шулай итеп, батыр исемен йөрткән һәм яңарыш кичергән сквер Уфа халкының яраткан урынына әверелеп өлгергән дә инде.