

Артур Хәсәнов, Филүс Каһировның репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып, үзенең искиткеч көчле һәм моңлы тавышы белән бөтен халыкны шаккатырды. Бу җыр, һәр йөрәккә үтеп кереп, иң тирән хисләрне уятты. Кайсыбер иҗат кешеләрен кулларына каләм алырга этәрде. Яшь шагыйрь Ринат Сөләйманов та Артур Хәсәновка багышлап шигырь язган.
Сагышлы җыр
(Артур Хәсәновка)
Моңнарыңда тирән сагыш,
Ул – җәмгыять көзгесе.
Киек казларның артыннан
Юлландыгыз көзгесен.
Туган илем кошлар белән
Озатты үз улларын.
Сагышлы моңнар яралтты,
Чиртеп күңел кылларын.
Тирән сагышларга чумдык,
Үзебез үтә тыйнак.
Һавада казлар авазы
Яңгырый: “Кыйгак-кыйгак!..”
Салдатларның моң-сагышын
Йотлыгып тыңлый җиһан.
Киек казлар юлын күрәм,
Әгәр күземне йомсам.
Моңнарыңда – тере сагыш,
Күпме язмышлар уртак.
Сине тыңлап, утлы газап
Алгандай булам уртлап.
Сагышлары белән дә бит
Тормыш барыбер матур.
Йөрәк моңнарың өчен
Мең рәхмәт сиңа, Артур!
Ринат Сөләймәнов.