

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Гүзәл Яхина романы буенча сәхнәләштерелгән «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен репертуардан алды. Театрның рәсми сайтында шул турыда мәгълүмат урнаштырылган.
«Театрның максаты – Русия халкы өчен бердәм рухи кыйммәтләрне пропагандалау. 8 ел дәвамында неонацистлар һәм фашистларның тугандаш халыкларны үтерүен без – мәдәният әһелләре – кабул итмибез. Бүген безнең хәрбиләр (алар арасында коллегаларыбыз – республиканың мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре дә бар) дөньяны нацизмнан яклый. Шуңа бәйле рәвештә, театр хезмәткәрләренең фикере автор фикере белән тәңгәл килмәгәнлектән, югарыда аталган спектакльне репертуардан алу турында карарга килдек», - диелә театрның рәсми хәбәрендә.
Чыганак: bashinform.ru