

"Яхшы кешенең юбилее ел буе дәвам итә".
Нәкъ шулай дип әйттеләр Дилә апаны котлап.
Быел күренекле шагыйрә, табибә, олпат яшенә җиткәч “Башкортстанның атказанган мәдәнияят хезмәткәре” исеменә лаек булган, олы йөрәкле һәм укучылар бик хөрмәт иткән Дилә апа Булгакованың 85 яше тулды. Шул уңайдан бик күп урыннарда җылы очрашулар узды.
Кичә шундый чара Кушнаренко авылының мәктәп-гимназиясендә үтте. “Саклыйк без җир шарын!” чакыруы астында үткән тантаналы көн бизәкләрен “Чаткылар”да тәфсилләп язып бирербез, ә бүген шул бәйрәмнән бер-ике күчтәнәч тәкъдим итәбез.
Иң мөһиме шул – чара районның төрле мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашлыгында югары дәрәҗәдә, оешкан төстә үтте. Мондый хөрмәт Дилә Хәмзә кызының иҗатының халыкчанлыгы, авторның төрле яшьтәге, төрле язмышлы кешеләрнең күңелен вә җанын никадәр яхшы аңлый белүе, киңкырлы иҗади осталыгы турында сөйли.
Дилә апа төрле милләт халыклары яшәгән республиканың иң күркәм иҗатчысы, дуслык җырчысы, тәрбиячесе дә ул, әни дә, табибә дә, Хаҗия дә. Аның шигырльләрен татар-башкорт балалары оригиналдан укып кинәнә, русчага тәрҗемә ителгән әсәрләре исә башка милләт балалары, китап сөючеләр өчен зур бүләк.