Мәдәни мохит
10 ноябрь 2022, 04:38

Курчак театрында премьера!

Әлеге спектакльнең үзенчәлеге шунда - театр тарихында беренче тапкыр сәхнәгә марионетка-курчаклар чыга.

Курчак театрында премьера!Курчак театрында премьера!
Курчак театрында премьера!

Башкорт дәүләт курчак театры Шарль Перроның иң популяр әкияте- “Золушка” буенча спектакль куя. (Виктория Щербакова инсценировкасы). Әлеге премьераның үзенчәлеге шунда - театр тарихында беренче тапкыр сәхнәгә марионетка-курчаклар чыга. 3 метрлы җепләр ярдәмендә хәрәкәтләндерелгән курчаклар спектакле өчен махсус конструкция корылган. Алар белән эшләү өчен актерлар махсус тренинг, биеклектә эшләү буенча курслар һәм хәвефсезлек кагыйдәләре инструктажы үткән. Корылмадан өскә актерлар махсус рөхсәт яки “допуск” буенча гына күтәрелә ала.

Бу иң катлаулы курчаклар системасы. Чын марианетка “крестовина”га тоташтырылган җепләр ярдәмендә хәрәкәтләндерелә. Русиядә андый курчаклар юк диярлек. Әлеге спектакльгә аларны махсус заказ буенча Санкт-Петербургта, якташларыбыз Урал һәм Артур Гыйльмановларның иҗади остаханәсендә эшләтеп алганнар.

Курчак театрының “Золушка” һәм “Щелкунчик” спектакльләре “Бердәм Русия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” проекты кысаларында куела. Ике спектакль өчен театрга 4 млн 602, 7 мең сум (3,866 млн сумы -федераль бюджеттан, 736,4 мең сумы республика бюджетыннан) бүленә.

“Золушка” спектакленең премьерасы 19 һәм 20 ноябрьгә планлаштырылган. Курчак театрының бинасында реконструкция эшләре бару сәбәпле, әкият Опера һәм балет театрының Кече залында уйналачак.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас