Мәдәни мохит
9 ноябрь 2022, 10:04

Көтеп алынган вакыйга!

 Уфада Камал театрының гастрольләре башланды!

Көтеп алынган вакыйга!Көтеп алынган вакыйга!
Көтеп алынган вакыйга!

Бүген Уфа "Нур" татар дәүләт театрының Зур залында Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры Кәрим Тинчуриның "Сүнгән йолдызлар" музыкаль трагедиясен тәкъдим итә. Режиссеры - Фәрид Бикчәнтәев, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халыкара К.Станиславский премиясе лауреаты.

Пьеса антагонист-геройлар булмавы белән үзенчәлекле. Сәрвәр белән Исмәгыйльгә каршы торучы көч Надир Мәхдүм түгел, хәтта имче карчык та түгел, ә наданлык, үлемгә илтүче милитаризм, тәкъдир - болар барысы да "Сүнгән йолдызлар" әсәрен антик трагедиягә якынайта. Сюжетның мелодрама жанрында булуы, тамашачының кызыксынуын тагын да арттыра. Әлбәтта, сюжетның беренче планы артында режиссер геройлар арасында башка төрле мөнәсәбәтләр кора һәм танылган әсәрнең яңа мәгънәләрен ача.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас