

“Ласковый май” төркемен төзегән билгеле композитор Сергей Кузнецов Ырынбурда 58 яшендә дөнья куйган...
“РИА Новости” басмасы язуынча, ул йөрәк өянәгеннән үлгән.Әәмма бу якынча мәгълүмат кына.
Сергей Кузнецов балалар йортында эшләгән. Шунда ул “Ласковый май” төркеменең булачак солисты Юрий Шатунов белән танышкан. Исегезгә төшерәбез: Юрий Шатунов быел җәй 48 яшендә вафат булды.
Үзе ул Ырынбур өлкәсендә туган. 13 яшеннән музыка белән кызыксынган. Башта билгеле җырчыларның җырларын фортепианода уйнаган. Аннары үзе көйләр иҗат итә башлаган.
Сергей Кузнецов – күпләрнең күңелен яулаган “Белые розы”, “Седая ночь”, “Розовый вечер” җырлары авторы.