+21 °С
Болытлы


Ноябрьдә «Без – Русия» федераль программасы кысаларында Башкортстанның һәм Калмыкстанның танылган милли коллективларының гастрольләре оештырыла. Бу хакта БР мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
9-26 ноябрьдә Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле – Сарапул, Можга, Воткинск, Әшә, Кытаутамак, Юрүзән, Саткы, Эсем шәһәрләрендә; 4-5 декабрьдә Пенза һәм Саранскида чыгыш ясачак. Коллектив «Русия халыклары биюләре» концерт программасын тәкъдим итә.