Мәдәни мохит
7 ноябрь 2022, 09:29

Яңа ел якынлаша

Радий Хәбиров: "Бәйрәм уңаеннан балаларга игътибар бүләргә кирәк. Яңа ел чаралары һәм бүләкләре бермә-бер артырга тиеш."

Яңа ел якынлашаЯңа ел якынлаша
Яңа ел якынлаша

Яңа ел якынлаша. Дөнья мәшәкатьләренә чумсак та, аның хакында уйлана башларга вакыт. ЦУРда үткән Хөкүмәт утырышында да бу хакта сүз кузгатылды.

-Бәйрәм уңаеннан балаларга игътибар бүләргә кирәк. Яңа ел чаралары һәм бүләкләр бермә-бер артырга тиеш. Безнең мобилизацияләнүчеләрнең билгеле саны бар, аларның балалары монда калды – менә аларга аерым игътибар күрсәтеләчәк, - диде Радий Хәбиров.

Шулай ук Яңа елга яңа әйберләр алырга кирәкмәгәнлеген дә җаваплы кешеләрнең исләренә төшерде.

-Таулар стандартларга ярашлы эшләнергә тиеш, - дип ассызыклады төбәк Башлыгы.- Кайдадыр яткан тауларыгыз сертификациягә туры килми икән, акча өстәп яңартырга кирәк. Бу зур сумма түгел, балалар шуачак тауларга акча бүлергә була. Ә менә яктырту, бизәү  чаралары, утларга акча туздырмагыз. Яңа ел чыршылары булыр – бәйрәмнән баш тарткан юк. Тик башка елларны эшли алганны без быел эшләмибез.

Яңа ел якынлаша
Яңа ел якынлаша
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас