

4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында – музейларда, китапханәләрдә, клубларда, театрларда, филармонияләрдә һәм Башкортостан Республикасының башка мәдәният учреждениеләрендә «Сәнгать берләштерә» исеме астында елның иң мөһим мәдәни вакыйгаларының берсе-«Сәнгать төне-2022»Бөтенроссия мәдәни акциясе узды.
Акциядә катнашучылар арасында гадәттәгечә Башкортстан музейлары: бөтен республика буенча урнашкан 100дән артык дәүләт һәм муниципаль музей катнашты.
Биредә яңа экспозицияләр, концерт программалары, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, халык осталары күргәзмә-ярминкәләре, төрле чаралар тәкъдим ителде.