

Исегездәдер, Филүс Каһиров үз концертларының берсендә “Киек каз юллары” җырын мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов белән җырларга вәгъдә иткән иде.
“Артурның видеосын күргәч тә аны эзләп таптым. Ул минем якташым икән, Башкортстаннан. Артур исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, бу җырны концертларымда икәү дуэт итеп башкарачакбыз. Бу хакта үзенә дә әйттем”, – диде җырчы.
Вәгъдә – иман. Ул сүзендә торды: кичә Филүснең Казандагы концертында Артур җырлады. Дүртөйледән мобилизацияләнгән Артур Хәсәновка 5 көнлек отпуск биргәннәр. Филүснең бу концертына Башкортстаннан Артурның әти-әнисе дә килгән. Тамашачы, Артурны бик җылы каршы алып, алкышларга күмгән.
Артур озакламый махсус операция барган урынга юлга чыга. Аңа да, башка егетләребезгә дә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Артурның чыгышын зур сәхнәләрдә тагын да күп тапкырлар күрергә язсын.