

Уфа «Нур” татар дәүләт театры каршында эшләп килгән балалар студиясенең татар төркемендә шөгыльләнүче малайлар һәм кызлар өчен көзге каникуллар аеруча истәлекле булыр, мөгаен. Чөнки алар каникулны Казанга сәяхәттән башлады.
Өч көннең беренчесендә студиячеләр Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды. Анда аларны Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков каршылады. Илгиз Илдар улы балаларны һәм аларның ата-аналарын Конгрессның эшчәнлеге белән таныштырды, төрле проектлар турында сөйләде. Әмма нинди генә проектлар оештырылса да, чаралар күрелсә дә, баланың туган телне белеп үсүе беренче чиратта әти-әниләргә, әби-бабайларга бәйле булуын ассызыклады ул. Хәтта Уфа кунакларының смартфоннарында татар шрифты барлыгын-юклыгын да белеште. Шунысы кызык, “Кемдә татар шрифты урнаштырылган?” дигәч, нигездә әниләрнең куллары күтәрелде. Ә менә балалар арасында берничә кеше генә булып чыкты. Сөйләшү, фикер алышу шактый җанлы барды. Илгиз Илдар улы “Нур” студиясе каршында татар төркеме оештыруны хуплап, аның тагын да үсешүенә булышлык итәрдәй тәкъдимнәрен җиткерде һәм балаларга бик матур һәм кадерле бүләкләр – китаплар өләште. Студиячеләр очрашуга үзләренең яраткан җырын әзерләп алып барган иде. Алар татар халык җыры “Илкәем”не башкардылар һәм кунак ашы – кара каршы дип, Илгиз Халиковка бавырсаклар (Казанга алып бару өчен махсус пешерелгән иде) бүләк иттеләр.
Икенче көн исә шәһәр буйлап экскурсиядән башланды. Әлбәттә, кояшлы җәйге көннәрдә Казан урамнары буйлап атлавы күпкә рәхәтрәктер. Әмма читтә яшәгән татар өчен Казан кайчан да нурлы һәм ямьле инде ул. Сибәләп торган яңгырга һәм җилгә игътибар биреп торырга вакыты булмады Уфа кунакларының. Алар сәяхәтне Курчак театры яныннан башлады. Экскурсовод Раушания ханым нәкъ балалар аудиториясе өчен мавыктыргыч итеп театрның төзелеш тарихы, аның әһәмияте, үзенчәлекле бизәлеше хакында сөйләде. Аннан соң “Туган авылым” комплексына юл тоттылар. Анда инде заманча элементлар (“бәхет” эскәмияләре, “теләк” басмалары һ.б.) татар халкының гореф-гадәтләре, Шүрәле, Су анасы кебек яраткан әдәби персонажлары белән бергә “көн күрә”.
Арытаба сәяхәтчеләр "Казан кремле" музей-тыюлыгына юл тотты. Казан дигәндә беренче булып килеп чыга торган искиткеч матур Кол Шәриф исемендәге мәчет янында басып фотосурәтләргә төштеләр. Аның эченә кереп, тарих, мөселман дине хакында бик күп мәгълүмат тыңладылар. Шулай ук ишетеп, сурәтләрен күреп кенә белгән Сөембикә манарасы, аңа бәйле риваятьләр белән дә таныштылар.
Шулай ук балаларга, аеруча үсмерләргә Татарстанның Милли китапханәсе ошады.
Өч сәгать дәвам иткән сәяхәт барышында студиячеләр тагын бик күп тарихи биналар, урамнар карарга өлгерде. Шулай да татар баласы өчен Казан буйлап сәяхәтнең кульминацион ноктасы – Габдулла Тукайның әдәби музее булырга тиеш. Әлеге искиткеч бай, балалар һәм өлкәннәр өчен бертигез кызыклы, заманча җиһазландырылган музейда да булды уфалылар. Балалар Робот-Апуш белән танышты. Тылсымлы көзге, интерактив такталар да алар өчен бик кызыклы булды. Гомумән, бөек татар шагыйренә кагылышлы күпсанлы экспонатлар белән танышты. Ахырдан музей хезмәткәрләре балаларга Тукай турында мультфильм да күрсәтте.
Махсус билгеләнгән программадан тыш, балалар үзаллы да (әти-әниләре озатуында, әлбәттә) шәһәр белән танышты. Кемдер метрода йөреп карады, кемдер зоосадка барды.
Өченче көнне Курчак театрында “Кәҗә белән Сарык” әкиятен карадылар. Тамашадан бер тәэсирләнсәләр, искиткеч матур бинаның эчен дә күреп, икенчегә тәэсирләнде балалар. Һәркайсының авызында бер генә сүз: “Безнең Уфада да шундый Курчак театры булса иде!” Хәзер инде алар реконструкциягә ябылган Уфа дәүләт курчак театрының ачылуын тагын да түземсезләнебрәк көтәчәк.
Шулай итеп өч көн дәвамында Казан белән танышканнан соң онытылмас тәэссоратлар һәм хис-кичерешләргә баеп, тәмле күчтәнәчләр төяп, сувенирлар һәм йомшак уенчык – Казан песиләрен “кыстырып”, “Нур” студиясе балалары Уфага әйләнеп кайтты.