

8-11 ноябрьдә Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең Удмурт Республикасында зур гастрольләре оештырыла. Концертлар Русия мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гастроль-концерт планына ярашлы «Без – Русия» федераль программасы чикләрендә үткәрелә.
Программада башкорт хореографиясе классикасы: «Зарифа», «Җиде кыз», «Гөлнәзирә» биюләре һәм ансамбль репертуарындагы башка халык биюләре тәкъдим ителә. Гаскәровчылар татар, калмык, алтай, мордва, рус биюләрен башкара.
Ансамбльне 1939 елда хореографиянең бөек мэтры Игорь Моисеевның укучысы Фәйзи Гаскәров оештырган. 82 ел эчендә артистлар 60 илдә булган, дөнья аренасында милли мәдәниятебезне һәм сәнгатебезне лаеклы күрсәткән. Ансамбль ЮНЕСКОның «Биш кыйтга» алтын медале һәм «Дөнья илчесе» дипломы белән бүләкләнгән.