Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 октябрь 2022, 09:23

Сәхнәдә үткән тормыш бәйрәме

Аны Нурия Ирсаева үзенең якыннары, дуслары, сәхнәдәшләре, моңдашлары һәм дә тамашачылары белән бергә каршы алачак.

Сәхнәдә үткән тормыш бәйрәме
Сәхнәдә үткән тормыш бәйрәме

28 октябрьдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә легендар актриса Нурия Ирсаеваның юбилей кичәсе була.

Нурия Исхак кызының күркәм гомер бәйрәменә һәм иҗатына багышланган кичәдә театр актерлары һәм танылган сәхнә йолдызлары катнаша. Тамашада спектакльләрдән өзекләр, җыр-моң, юмор һәм котлаулар булачак.

Тормыш бәйрәмен Нурия Ирсаева үзенең якыннары, дуслары, сәхнәдәшләре, моңдашлары һәм дә тамашачылары белән бергә каршы алачак. Матур кичәдән читтә калмагыз.

Театрның илаһи дөньясы сезне көтә!

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас