Мәдәни мохит
24 октябрь 2022, 13:19

Кыш бабай юлга чыккан

7 декабрьдә Уфага Кыш бабай поезды киләчәк.

Кыш бабай юлга чыкканКыш бабай юлга чыккан
Кыш бабай юлга чыккан

7 декабрьдә Уфага Кыш бабай поезды киләчәк. Күчмә резиденциягә Яңа елның төп тылсымчысының кабул итү бүлмәсе, уен, квест үткәрү өчен вагоннар кергән дип хәбәр итә башкаланың мәдәният һәм сәнгать буенча идарәлеге.

Кыш бабай командасы Бөек Устюгтан Владивостокка кадәр барып кире әйләнеп кайтачак. Алар юлга чыккан инде. Беренче туҡталыш Иркутск өлкәсенең Тайшет шәһәрендә 29 октябрьдә булачак. Маршрутҡа йөздән артык торак пункты кергән. Яңа елны Кыш бабай Бөек Новгородта каршылаячак. Поезд Бөек Устюгка 15 гыйнварда кайтып җитәчәк.

Теләүчеләр Кыш бабай белән тимер юл вокзалында очраша ала. Һәр тукталышта поезд килеп җиткәнче бәйрәм оештыру каралган.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас