Мәдәни мохит
24 Октября 2022, 10:27

"Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясе - "Нур" театрында!

Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәрендә “Сообщение” IV Милли театрлар фестивале узды.

"Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясе - "Нур" театрында!"Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясе - "Нур" театрында!
"Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясе - "Нур" театрында!

Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәрендә “Сообщение” IV Милли театрлар фестивале узды. Русиянең төрле төбәкләреннән килгән алты коллектив арасында Уфа “Нур” татар дәүләт театры да бар иде.

“Нур” коллективы фестивальдә Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Фатыйма” спектаклен тәкъдим итте. Төп рольне башкаручы актриса Чулпан Раянова “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче булды.
Исегезгә төшерәбез, Зифа Кадыйрованың “Көтеп узган гомер” повесте буенча сәхнәләштерелгән “Фатыйма” драмасының премьерасы узган елның март аенда булган иде. Спектакль бик тиз тамашачылар арасында популярлашып китте. “Нур” театры репертуарында иң әһәмиятле сәхнә әсәрләренең берсенә әверелде ул. Әсәрнең режиссеры - Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин.

Агымдагы елның сентябрендә “Фатыйма” Чечня республикасының Грозный шәһәрендә узган “Федерация” IV Бөтенруссия милли театрлар фестивалендә дә уңышлы катнашты.

Гөлшат Сафина.

Театрның җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе.

"Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясе - "Нур" театрында!
"Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясе - "Нур" театрында!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас