Мәдәни мохит
22 октябрь 2022, 06:35

Көткән идегезме?

Тиздән премьера!

Көткән идегезме?Көткән идегезме?
Көткән идегезме?

Тиздән премьера!

Шушы көннәрдә Уфа ”Нур” татар дәүләт театрында яңа әсәр укылды. Труппа билгеле язучы Зифа Кадыйрованың каләменнән генә төшкән “Урланган яшьлек” повесте белән танышты.

Бу әсәр буенча спектакль Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы Миңнинур Сәитова –Гыйзәтуллинаның юбилей кичәсенә махсус әзерләнә. Бенефис спектаклен сәхнәгә режиссер – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев куя, инсценировканы Гөлнур Усманова әзерләде.

Әсәрнең төп темасы – хатын-кыз язмышы. Нинди генә сынауларга дучар булмый да, нинди генә каршылыклар, сайлау алдында калмый төп героиня. Чиста күңелле, көчле рухлы ханым ахырда үзенең чын бәхетен табуга ирешә.

Юбиляр белән бергә спектакльдә аның коллегалары – шулай ук күренекле сәхнә осталары катнаша.

Күпмилләтле республикабыз халкы теләп йөрегән театрыбыз үз  тамашачылары өчен мавыктыргыч әсәр әзерләп өлгертер дип көтәбез.

Премьера 9, 10 декабрьгә билгеләнгән. Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 248-71-63.

Көткән идегезме?
Көткән идегезме?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас