+21 °С
Болытлы


Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкованы «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәте өчен» медале белән бүләкләде. Бу хактагы указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталына куелды.
Башкортстанның атказанган артисты, Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе һәм халыкара конкурслар лауреаты Әминә Шәфыйкова республиканың мәдәният министры вазифасында 10 ел эшли.