

Җырлап йөрер чакмыни?! Мобилизация башлангач, бик күпләр артистларны тәнкыйть утына тотты. Кемдер газиз баласын, атасын, сөйгәнен, туганын сугышка озатканда, ничек алар җырлап йөри ала, имеш... Әмма борын-борыннан кеше шатлыгын да җырлап уртаклашкан, сагышын да җырлап баскан. Җыр-моң берләштергән халыкны.
Башкортстанның атказанган артисты Ришат Галиханов нәкъ шул фикердә.
-Бүгенге көндә концертлар да кирәк, моң да кирәк. Үрле-кырлы сикереп, бии-бии такмак җырлап йөрмибез. Минем репертуарда такмаклар, гомумән, юк. Тамашачылар миннән аларны көтми дә торгандыр. Стилем шундый минем, халыкчан җырлар башкаруга корылган. Эстрада җырлары бар, әлбәттә. Әмма нигездә халкыбызның моңлы озын җырлары. Ә аларны җырларга кирәк. Хәтта Бөек Ватан сугышы вакытында җыр-моң тынмаган. Күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өчен кирәк җырлар, - ди ул.
Гадилеге белән башка сәхнә артистларыннан аерылып торган, талантлы һәм ачык күңелле җырчы быел март аенда үзенең 50 яшьлек юбилеен сәхнәдә каршылады. Һәрвакыттагыча концертында туган як, мәхәббәт, туганнар темасына багышланган заман авторлары җырлары да, баянга кушылып башкарылган ретро, халык җырлары да яңгырады анда. Әлегәчә тамашачылары бер тапкыр да ишетмәгән өр-яңа матур җырлар да бар иде. Зәвыклы бер дулкында бара торган күркәм концерт тамашачылар күңеленә хуш килгән. Менә хәзер көзге эшләр тәмамлануга халык соравы буенча Ришат Галиханов әлеге концертын кабатларга булган. Әмма хәзер ул юбилей концерты түгел, ә “Көзге моңнар” дип атала һәм 27 октябрьдә Уфаның УМПО мәдәният сараенда үтә.
-Черниковка халкы соравы буенча кабатларга булдым концертны. 10 еллап әлеге мәдәният сараенда чыгыш ясаганым юк инде. Үзем дә сагындым, - ди җырчы.
Бүгенге көн вәзгыятенә ярашлы репертуарга әллә ни үзгәрешләр кертеп торасы булмаган. Үзенең халык ишетеп белгән, яраткан җырларыннан туплаган ул аны.
-Халык җырларында моң тирәнрәк. Мәгънәле элекке җырлар. Шул җырларны тыңлап үскән кеше булгач, күңелемә дә якынрак алар. Ышанасызмы: тизрәк тә өйрәнәм мин аларны.
4 яшьтән җырлый башлаганмын. Беренче булып, Рим Хәсәновның “Үз ягыма кайтсам” дигән әсәрен башкарганмын. Үзем дә бераз хәтерлим әле. Аннан да иртәрәк иң олы абыемның армиядән кайтып керүен көтәбез икән. Бик озак көткәнбездер инде. Мин: “Көтә, көтә түземлегем беткәч” дип көйли башлаганмын. Анысын сөйләделәр инде, үзем хәтерләмим. Моңлы җырлар каныма сеңеп үскән диюем.
- Сәхнәдә популярлык яулап, күтәрелеп киткән елларыгыз Ризван Хәкимов төркемендә чыгыш ясаган чорга туры киләдер?
- Укуны беткәч, юллама буенча Башкорт дәүләт филармониясендә эшли башладым мин. Ике “выезд” йөреп кайткан идек. Бер көнне Нәфисә апа белнә Ризван абый: “Безнең төркемгә яшь башкаручы кирәк. Әйдә безгә кил” –дип тәкъдим иттеләр. Директорның җибәрәсе килмәде. “Син профессиональ сәхнәдә чыгыш ясарга тиешсең,”- ди. Ә мин карыйм: Ризван абыйларның концертларына халык агылып йөри, төркем популяр! Алар зур шәһәрләрдә, район үзәкләрендә чыгыш ясаганда, без, филармония артистлары, авылдан авылга йөрибез... Бер авыл клубы калмый иде! Аларның хезмәт хакы да башкача иде. Уйладым да аларның төркеменә кушылдым. Биш ел бергә эшләдек. Соңгы арада бик бергә чыгыш ясаган юк.
- Ә булачак концертыгызда сәхнәдә тагын кемнәрне күреп булачак?
-Кичәне Мәхмүт Фатыйхов алып бара. Без аның белән бик күптән бергә иҗат итәбез. Кичәдә матур, моңлы җырлар авторы Зарема Аюпова да булачак. Аның тарафыннан язылган бик матур яңа җырларым бар. Элеккечә, композитор Мөдәрис Газетдинов белнә дә эшлибез. Зифа Нагаеваның җырларын унбиш еллап башкарам бугай инде. Һәр концертта һаман-һаман сорыйлар. “Ялгызлар”, “Әнкәйләр” җырын бик яраталар. Бию коллективлары чыгыш ясар. УМПОның “Бәйрәм” ансамбле бик матур, профессиональ яктан көчле ансамбль.тамашачылар аларның чыгышын бик ярата. Баянда - Ф. Шарафуллин. Минем укытучы бит инде ул. Профессор кеше. Аның белән җырлавы бик рәхәт. Яшь егет, баянчылар конкурсында быел беренче урын алган Илназ Вәлиевны да күрә алырсыз. Шәп уйный!
-Тамашачы җыя алмам дигән курку бармы?
-Бар инде ул. Әмма күпме халык килә, шулкадәренә бар күңелемне биреп концерт куярга исәп. Дөньялар катлаулы. Коронавирус сәхнә иҗатының астын өскә китерде. Әмма иң авыры ул булмаган икән... Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә.
-Сезнең дә улыгыз зур бит инде хәзер? Мобилизациягә эләкмиме?
- Әйе, балалар үсте инде. Кыз да, малай да Санкт-Петербург шәһәрендә урнаштылар. Малай мобилизациягә эләкми, укып йөри бит әле. Ә үземнең яшь чыккан. Турыдан-туры мобилизация гаиләбезгә кагылмый. Әмма ил өстенә килгән хәл миңа кагылмый дип булмый инде. Тизрәк тынычлык урнашсын, илләр имин булсын иде. Тамашачылар тыныч күңел белән тулы заллар тутырып концертларга, театрларга, тамашаларга йөрсен иде.
Эльмира Ибраимова.