

Туп, ярчык, футбол...
Көз иде. Чатнама суыклы, боз-яңгырлы көн иде. Әкбәрнең урамга чыгасы, уйныйсы килә. Тәрәзәгә карап иптәшләрен көтә. Килмәсләр микән тагын? Килмәсләр шул, үзәккә үтерлек салкын якадан алган. Малай җылы җәйләре белән уен җәйләүләрен үлеп сагына.
Менә иген тулы басуга килеп чыгарлар да чиксез киң аланлыкка тап булырлар. Анда аларга иркен. Әкбәр уйланып ята торгач, йоклап киткәнен сизми дә калган. Берзаман, йокы аралаш, үзен зур бер мәйданчыкта күрде. Карале, кояш та күтәрелгән, иләмсез җылыткан да инде. Әнә, матур итеп, үзәкне өзеп кошлар да сайрый.
Бераздан, малай ямь-яшел аланлыкка килеп чыкты. Чыкты да шаккатты. Мәйданчык – яшел келәм, ә аны кызыктырып, нәкъ уртада, бер туп тора. Тупның да ниндие генә әле?! Их, кая гына йөри инде бу Илһам? Әкбәр янына килсә, ярамый идемени инде аңа? Дус имеш?
Әкбәр ничек йоклап китсә, шулай уянып та китте, ләкин әлеге туп күңеленнән китмәде. Ул, җыенып, Илһамнарга таба атлады. Аяклар, нигәдер, үзеннән-үзе шуңда тарта иде.
Ишекне ачып керә-керешкә:
- Нишләп һаман тормагансың? Көн туган бит! –дип дәште.
- Салкын ич, – диде тегесе.
- Салкын булса ни? Катып үлмәссең әле. Әйдә, тор, киттек.
Илһам тормыйча булдыра алмады. Торды да, калтырана-калтырана, туры Әкбәр артыннан атлады.
Салкын булса да рәхәт иде тышта. Алар, сөйләшә-сөйләшә, озак гына бардылар. Хыялландылар. Кем буласылары турында мактаныштылар. Шул сорауга җавап эзләделәр.
Авыл малае да, шәһәр малае да бу дөньяда нәрсәне нык ярата? “Шоколад”яисә “туңдырма!” дияргә ашыкмагыз. Малайлар да, еш кына кызлар да уйнарга ярата. Уенның да ниндиен бит әле, я– хоккей, я – футбол! Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган: шәһәрләрдә стадионнар, төрле клублар булса, авыллар да әллә ни калышмый – һәрбер мәктәптә үзеңә ошаган түгәрәкне сайларга була. Юк икән, авыл кырыендагы теләсә кайсы урында футбол кыры ясарга мөмкин.
Безнең Илһам да футболга гашыйк. Ул да бик күпләр кебек футболга йөри икән. Атаклы футболчылар турында ул байтак нәрсә укып белгән, аларның тормышларын өйрәнгән. Йокы бүлмәсендәге диварда да яраткан уенчысы Криштиану Рональду, Пеле, Марадона рәсемнәре тора. Күн тышлы, бизәкле тубы да, футболчыларның махсус аяк киеме – бутсылары да бар аның.
Әкбәргә әйтерсең лә канатлар үсте. Сулышы ешайды, күзләрендә ут уйнады, дәрт кабынды.
Әлегә җир өсте калын кар белән капланган. Шулай да Илһам җәйне көтеп ятмый, дәресләрен дә карый, йорт тирәсендә әти-әнисенә дә булыша. Күнегүләргә килгәндә, ансы изге эш – бер генә мизгелгә дә калдырганы юк.
Менә күк күкрәүләре белән яз җитәр. Илһам, Әкбәр белән тугайдагы футбол мәйданчыгын җыештырыр, капкаларын төзәтерләр, зәп-зәңгәр төскә буяп та куярлар... Ә аннары? Ә аннары кыш буена сакланган, йомылып яткан уен дәрте кузгалып, бөтен йөрәкләрне биләп алыр да, барысын да, барысын да алга, җиңүләргә җилкендерер.
Таң сызылып килә. Төньяк ярымшарны бизәп кояш күтәрелә. Беренче таң иде бу ил сагында торган малайларның. Әкбәр белән Илһам бергә укыдылар, бергә хезмәткә эләктеләр. Дөньялары бер. Сокланулары чиксез.
...Сакта торганда уяулык кирәк! – дип уйларга өлгерә дә алмый калды Әкбәр. Алдында туп шартлады. Әйтерсең, яшен тизлегедәй өскә ябырылган теге чактагы футбол тубы, нәкъ аның аяк астына. Кирәк бит шулай. Аңына килгәндә, ул кыр госпиталендә иде. Янында утырган дустына “бу ни булды инде” дигәндәй, ишарә белән ияк кагып куйды. Илһам аңа елмаеп: “Яшибез әле, яшибез, безне тиз генә егалмаслар!” – диде. Әкбәр дә елмайды.
Туп, ярчык, футбол... Болар ике дусны ныгытты гына. Ә менә спорт аларны тагын да көчлерәк итте, үз эченә бөтереп алды. Бу чаклардан соң, күпме сулар акты. Дуслар футболда да үз урыннарын таптылар. Менә алар чираттагы көрәштән соң, җиңү яулап, асылташлар белән бизәлгән футбол кубогын югары чөя иде.
Әмир Вәлиев, Мәчетле районы Яңа Мөслим урта мәктәбе укучысы.