

Совет мәйданында эшләр дәвам итә.
Республика көнендә Русия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовка багышлап ачылган һәйкәл шәһәрнең үзәк бизәгенә әверелде. Мәйданның архитектур ансаблен тәшкил итүче җиде бинаның фасадын яктырткычлар белән бизәү дә бик матур күренеш тудырды.
Алдагы планнарда – иҗади коллективлар өчен концерт зонасын булдыру.
«Совет мәйданы яңа яктырткычлар белән тагын да матурланды һәм уфалыларны да, кунакларны да җәлеп итеп тора. Мемориаль комплексны архитектур яктырту вариантларын тагын карарга кирәк. Гомумән, Уфаның иҗтимагый мәйданнарын яңартуны дәвам итү мөһим», – диде Радий Хәбиров «Иҗтимагый киңлекләр һәм торак-коммуналь хуҗалык сәгате”ндә.
Киңәшмәдә катнашучылар төзекләндерү эшләре быел төгәлләнергә тиеш шәһәр парклары һәм скверлар турында да сөйләште.
Уфаның 450-еллыгына төзекләндереләсе мөһим проектларның берсе – Октябрь революциясе урамы. Анда юлларны яхшырту, якын-тирә биналарны матурлаудан тыш, мәдәни мирас булган биналарны да реставрацияләп бетерү мөһим бурыч булып тора.
«Уфаның Ленин, Пушкин, Цюрупа һәм Коммунистик урамнарын төзекләндерү һәм Октябрь Революциясе урамының эшләнеше буенча Башкортстан башкаласының тарихи үзәге үсешкә зур импульс ала дип әйтеп була», – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Башкортстанда күпмилләтле халыкларны берләштереп торучы тарихын, символикасын, мәдәниятын үстерү, үткәне һәм бүгенгесен саклау илебезнең матур киләчәге өчен ныклы җирлек ул.