Мәдәни мохит
19 октябрь 2022, 05:37

Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар арасында конкурс

Анда 16 яшьтән зуррак булган үзешчән һәм профессиональ җырчылар, вокал коллективлары катнаша ала.

Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар арасында конкурсРим Хәсәнов җырларын башкаручылар арасында конкурс
Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар арасында конкурс

Республикада билгеле композитор, Башкортстанның халык артисты Рим Хәсәновның 75 яшьлек юбилеен билгелиләр.

Юбилей чаралары кысаларында 18 ноябрьдә композиторның туган ягы — Благовар районында Рим Хәсәновның җырларын башкаручыларның «Чәчкәләр уяныр» республика ачык фестиваль-конкурсы оештырыла.

Анда 16 яшьтән зуррак булган үзешчән һәм профессиональ җырчылар, вокал коллективлары катнаша ала. Моның өчен Рим Хәсәновның төрле характердагы җырларын әзерләргә тиеш.

Конкурста катнашу өчен гаризалар blag_rdk@mail.rulena.v@inbox.runatalia_konda@mail.ru электрон адресларына 11 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Телефон: 8(34747) 2-25-17

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас