Мәдәни мохит
18 октябрь 2022, 07:25

"Кредитка алынган хатын"

Дөньяны цифрлаштыру басып алган,  яшәешнең барлык өлкәләренә үтеп кереп,  тормышыбызны җиңеләйткән заманда роботларның кешенең шәхси тормышына – йортына  аяк басуы да гаҗәп түгел.

"Кредитка алынган хатын""Кредитка алынган хатын"
"Кредитка алынган хатын"

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында яшь башкорт  авторы  Айгиз Баймөхәммәтов пьесасы буенча әзерләнгән яңа спектакль шулай дип атала. Әсәрне сәхнәнгә театрның баш режиссеры – Башкортстанның халык артисты, Ш.Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин куячак.  Сәхнә бизәлеше һәм костюмнар тудыру  буенча  рәссам – Башкортстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина,  музыкаль яктан бизәүче – композитор,  Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев, хореограф  – Андрей Сорокин.

Комедиядә бүгенге көнебез сурәтләнгән.  Ир белән хатын, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр. Беренче карашка, бу бер яңалык түгел һәм моның белән  беркемне гаҗәпләндермәссең.  Ләкин автор тәкъдим иткән ситуация күпләрне бу моңа  икенче күзлектән карарга мәҗбүр итәр. Дөньяны цифрлаштыру басып алган,  яшәешнең барлык өлкәләренә үтеп кереп,  тормышыбызны җиңеләйткән заманда роботларның  кешенең шәхси тормышына – йортына  аяк басуы да гаҗәп түгел. Хәтта хисләр - күңел дөньясы да алар өчен якын киләчәктәге максат булып тора!  Телефон-айфоннар кебек дөньябызны әсир итүен сизми дә калырбыз.   Спектакльнең төп герое нәкъ шундый четерекле мөнәсәбәтләр капканына эләгә. Кем әйтмешли, еласаң – ела, көлсән – көл! Ничек мондый  хәлгә җитмәскә, ә калган  очракта нишләргә? Бу сорауларга җавапны тамаша геройлары маҗаралы вакыйга барышында үз җилкәсендә татыган әче тәҗрибә аша таба.

Төп  рольләрдә: Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган  артисты Рушат Мөдәрисов,  Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева, Башкортстанның атказанган артисты Резидә Зарипова  һәм Руслан Хисаметдинов. Чулпан Раянова белән театрның яшь артисты Зәринә Шәвәлиева робот образын гәүдәләндерә. Спектакльдә шулай ук  Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артистлары Рәсимә Гайфуллина, Финә Вәлиева, Мәхмүт Фатыйхов, Татарстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллин һәм башка билгеле артистлар катнаша.

Тамашачылар комедияне 3һәм 4 ноябрьдә карый алачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас