Мәдәни мохит
11 октябрь 2022, 06:05

Туган яктан сәлам юллап

Башкортстан артистларыннан торган агитбригадалар республикадан мобилизацияләнгән ир-егетләрнең хәрби әзерлек урыннарына юлланды.

Туган яктан сәлам юллапТуган яктан сәлам юллап
Туган яктан сәлам юллап

Башкортстан артистларыннан торган агитбригадалар республикадан мобилизацияләнгән ир-егетләрнең хәрби әзерлек урыннарына юлланды. Бу хакта кичә хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның кушуы буенча Мәдәният министрлыгы тарафыннан агитбригадалар оештырды.  Анда республика, шәһәрара һәм район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, башкорт эстрадасының популяр артистлары Рәмил Бадамшин, Азат Бикчурин, Алена Завьялова, Тимур Рамазанов, Карина Низамова, Эдуард Хөснетдинов, «Zainetdin» этно-шоу проекты, «Дәрвишхан» төркеме керде.

11 октябрьдә биш шәһәрдә Республика көненә багышланган концертлар була. Артистлар Саратов, Казан, Пенза, Елань, Вольск шәһәрләренә  юлланган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас