

Бүген Республика көненә багышланган төп чаралар башкаланың Совет мәйданында уза. Әле анда “Геройлар дәвере” патриотик җыр фестиваленең финалы үтә.
Фестивальнең төп максаты - яңа авторлар, патриотик рухтагы яңа җырлар эзләүгә, яшь буында ватанпәрвәрлек, лидерлык һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Конкурс өч номинация буенча узды: «Автор җыры», «Композитор», «Сүз авторы». Ярышка Русиянең 28 төбәгеннән 425 гариза тапшырылган. Барлыгы 665 әсәр каралган.
Конкурсның финалына Башкортстан, Түбән Новгород, Новосибирск, Архангельск, Мәскәү, Киров, Ульян, Иваново өлкәләреннән, Адыгея, Чувашстан, Хакасия, Луганск республикаларыннан 18 катнашучы чыккан.