

Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең Башкорт драма театрына Илшат Йомагуловның исеме бирелде. Моңа багышланган тантана 6 октябрьдә үтте.
Актер, драматург һәм педагог, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты Илшат Йомагуловның 90 яше уңаеннан театр-концерт берләшмәсендә аның бюсты куелды, дип хәбәр итә БР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
ЧарадатБР мәдәният министры урынбасары Алмаз Сәетов, Стәрлетамак хакимияте башлыгының беренче урынбасары Артур Гафаров, Театр эшчәннәренең союзы рәисе Әхтәм Әбушахманов, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев премиясе лауреаты Гөлдәр Ильясова һәм Илшат Йомагуловның тормыш иптәше — Башкортстанның халык артисты Рәмзия Хисамова катнашты.
— Илшат Хәлил улы — бу театрга нигез салучыларның берсе. Аның театрны үстерүгә керткән өлеше баһалап бетергесез, — диде Алмаз Сәетов.