

Махсус хәрби операциядә катнашырга әзерләнгән хәрбиләр алдында чыгыш ясау өчен Башкортстанда агитбригадалар оештырылачак. Радий Хәбиров республика хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә мәдәният министры Әминә Шафыйкова алдына шундый бурыч куйды.
– Агитбригадалар оештыруыгызны сорыйм. Мин егетләр белән сөйләштем, аларның тыңларга вакыты бар. Сагынабыз, диделәр. Шуңа күрә якташларыбыз күп булган һәр урында бу айда ике тапкыр чыгыш ясарга кирәк, – диде республика Башлыгы.
Республика җитәкчесе агитбригадаларның чыгышлар графигын бүген үк төзергә кушты.