

Башкортстан Республикасы «Зодчество» XXX Халыкара архитектура фестиваленең югары бүләгенә лаек булды. Регион экспозициясенә фестивальнең алтын билгесе тапшырылды. 28-30 сентябрьдә Мәскәүдә Россия Архитекторлар берлеге оешуга 90 ел тулуга багышланган чара узды.
- Халыкара фестивальдә Башкортстан Уфаның 450 еллыгына төзелә торган проектларны һәм Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенең вузара студентлар кампусы проектын тәкъдим итте. Без иң дәрәҗәле «Россия төбәкләре» конкурсына заявка бирдек. Фестивальнең абруйлы архитектура жюрие «локаль архитектура объектлары» номинациясендә безнең объектлар иң югары бүләккә лаек, - дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы Хөкүмәте Аппаратының Төзелеш, архитектура һәм территорияне комплекслы үстерү департаменты директоры Олег Байдин.