Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
29 сентябрь 2022, 10:27

"Чәчәкләр уяныр"

Республикада билгеле  композитор, Башкортстанның халык артисты Рим Хәсәновның 75 яшьлек юбилеен билгеләргә җыеналар.

"Чәчәкләр уяныр"
"Чәчәкләр уяныр"

Республикада билгеле  композитор, Башкортстанның халык артисты Рим Хәсәновның 75 яшьлек юбилеен билгеләргә җыеналар. Тиешле указга кул куелган.

Указның текстына ярашлы, чаралар 2022 елда үтәчәк. Формалаштырылган чаралар планын оештыру комитеты утырышында расларга кирәк, дип хәбәр итә Башкортстан Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать бүлеге җитәкчесе Зиннур Сөләймәнов.

Маэстроның юбилеена багышланган концертларны Башкорт дәүләт филармониясендә, Уфа сәнгать училищесында, шәһәр мәдәният сараенда үткәрү күзаллана. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты Рим Хәсәновның әсәрләренә багышланган гыйльми-гамәли конференция оештыра. Шулай ук «Родина» кинотеатрында Рим Хәсәновның музыкасы (Ю. Якушев белән автордашлыкта) белән «Алтын атлы сыбайлы» нәфис фильмын, Рим Хәсәнов исемендәге призга « Кышкы романс» актер җыры конкурсын күрсәтү күз уңында тотыла.

Композиторның туган ягы — Благовар районында Рим Хәсәновның җырларын башкаручыларның «Чәчкәләр уяныр» район фестиваль-конкурсы оештырыла. Композиторның 75 яше уңаеннан юбилей концерты Уфада «Башкортстан» дәүләт концерт залында үтәргә тиеш.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: