+20 °С
Болытлы
“ТАНЕЦ БАТИ” – Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачыларга тәкъдим итәсе чираттагы премьера шулай дип атала. Рязань драматургы Игорь Витренконың шул исемдәге пьесасы “Любимовка-2020” бөтенрусия яшь драматурглар фестиваленең шорт-битенә кертелгән. Бик тиз арада театрлар игътибарын җәлеп иткән һәм тамашачылар сөюен яулаган.
“Яшь автор безгә үзебез хакында сөйли. Гади һәм аңлаешлы тел белән. Беренче карашка бик гади әсәргә тирән мәгънә салынган. Анда бүгенге кешеләрне борчыган проблемалар күтәрә”,- ди театрның әдәби бүлек мөдире Гөлнур Усманова.