Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
28 сентябрь 2022, 15:29

Мәдәният вәкилләре үзләрен сынады

“Гонка героев” спорт ярышларында республиканың 27 мәдәният учреждениесеннән җыелган 30дан артык команда үзара чыдамлылыкта сынашты.

Мәдәният вәкилләре үзләрен сынады
Мәдәният вәкилләре үзләрен сынады

Үткән атнада Уфаның “Патриот” хәрби-патриотик ял паркында оештырылган “Гонка героев” спорт ярышларында республиканың 27 мәдәният учреждениесеннән җыелган 30дан артык команда үзара чыдамлылыкта сынашты.

“Гонка героев” – йөгерү һәм көч ярышларын берләштергән популяр спорт проекты. Анда хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым да, җыелма команда белән дә катнаша ала. Мондый ярыш бөтен ил буйлап меңләгән “геройлар”ны берләштерә.

Безнең республика мәдәният осталары 24 киртә-каршылык аша үтеп, биш километрлык дистанцияне узды.

Мондый кыенлыклар сәхнә артистлары, музыкантлар өчен гади түгел, билгеле, әмма алар коллектив вәкилләрен чын командага туплады.
-"Гонка Героев" – берләштерә һәм үз куркуыңа каршы барырга өйрәтә. 5 метр биеклектән сикергәндәге хисләр әле дә җибәрми - адреналин иң югары ноктасына менде, бөтен тормыш күүз алдыннан үтте! Бәхеткә, һава торышы бик яхшы булды һәм “Нур” театры командасы дистанцияне 24 минутта үтте, - дип хис-кичерешләре белән бүлешә Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Динар Тимершаехов.
Милли яшьләр театры артисты Илгиз Таһиров:

-Без барыбыз да авылда үскән егетләр бит! Безнең өчен киртәләр юк! - ди.

Бер көнгә спортчыга әйләнгән артистлар барысы да иҗади мизгелне бөтен республикадан җыелган иҗатташлары белән очрашып, команда булып башлап җибәрүдән бик канәгать.

Мондый ярышлар традициягә әйләнер дигән өметтә алар. Әйткәндәй, “Гонка героев” трассасын бер атна элек БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да үткән иде.
“Куллар төшкән авыр чакта, сиңа яныңданы кешенең иңе һәм бергә атлаган командаң ярдәм итә. Синдә икенче сулыш ачыла һәм син командаң хакына үзеңне җиңәсең. Хисләр һәм адреналин чиктән ашты!” - дип язган иде мәдәният министры социаль челтәр битендә.   

Мәдәният вәкилләре үзләрен сынады
Мәдәният вәкилләре үзләрен сынады
Мәдәният вәкилләре үзләрен сынады
Мәдәният вәкилләре үзләрен сынады
Мәдәният вәкилләре үзләрен сынады
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: