Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
20 сентябрь 2022, 15:44

“Уйна, гармун!”

Иң өлкән гармунчыга ничә яшь?

“Уйна, гармун!”
“Уйна, гармун!”

Иң өлкән гармунчыга ничә яшь?

 

Күптән түгел, төгәлрәк әйтсәк, сентябрь башында Октябрьский шәһәрендә татар халкының йөзек кашына әверелгән, җыр-моңга бай бәйрәме — «Уйна, гармун!» гөрләп узды. Быел әлеге тантана Русия халыкларының мәдәни мирасы кысаларында үтте. Тагын бер сөенечле хәл белән бәйле узды ул, ул хакта “Өмет” гәзитен укып, тулырак мәгълүмат алырсыз.

Бәйрәм көнне кунакчыл Октябрьский халкы Уфа шәһәреннән, Ярмәкәй, Дуртөйле, Туймазы, Миякә, Кушнарен, Кызыл Кама, Әлшәй, Чакмагыш, Бәләбәй районнарыннан күп сандагы иҗат коллективларын гына кабул итеп калмады, әлеге мәдәни чарада күрше Татарстан Республикасының Ютазы, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Түбән Кама районнарыннан килгән кунаклар да катнашты.

Әйткәндәй, «Уйна, гармун!» урам бәйрәмендә быел гармун, тальян һәм баянда уйнаучылар гына катнашып калмады, башка төрле халык уен коралларында уйнап җырлаучы вокал һәм фольклор ансамбльләре дә чараны оештыручыларның чакыруын бик теләп кабул итте.

Бәйрәмдә гармунчыларның иң яше дә, иң өлкәне дә булуы аның бәсен, тамашачыларның кызыксынуын арттырды. Республикабызда дөрес алып барылган милли сәясәт нигезендә мондый чараларның уздырылып торуы милләтара дуслыкны, теләктәшлекне арттыра, төбәк җитәкчелегенә карата ышаныч һәм хөрмәт хисен үстерә.

 

 

“Уйна, гармун!”
“Уйна, гармун!”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: