Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
18 сентябрь 2022, 15:44

Мәскәүдә милли оркестрлар фестивале үтә

Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә  Республиканың Халык кораллары милли оркестры чыгыш ясаячак.          

Мәскәүдә милли оркестрлар фестивале үтә
Мәскәүдә милли оркестрлар фестивале үтә

18 сентябрьдә Башкортстан Республикасының Халык кораллары милли оркестры ( җитәкчесе һәм баш дирижер – Башкортстанның атказанган артисты Линар Дәүләтбаев) 2022 елның иң мөһим мәдәни чараларының берсе - Милли оркестрлар фестивалендә катнаша.  Бу мәдәни форум беренче тапкыр үткәрелә һәм Русия Халыкларының мәдәни мирасы елының төп вакыйгаларының берсе булачак. Кремль сәхнәсендә Русиянең 15 төбәгеннән әйдәп баручы милли музыкаль төркемнәр чыгыш ясаячак.

Линар Тәлгать билгеләп үткәнчә: “Безнең өчен бу зур фестивальдә катнашу - зур дәрәҗә, шулай ук ​​зур җаваплылык! Без яраткан җиребезне күрсәтәбез бит! Без моны үз оркестрыбызны, Башкорт халык уен коралларының киң мөмкинлекләрен, шулай ук ​ музыкасының төрлелеген күрсәтеп, хөрмәт белән эшләргә тиеш”.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасының Халык кораллары милли оркестры чагыштырмача яшь ансамбль. Узган елның октябрендә ул 20 яшен билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә оркестр республиканың гына түгел, ә Россиянең күп төбәкләренең, ерак һәм чит илләрнең тыңлаучыларының йөрәген яулап алды һәм илебезнең иң яхшы ансамбльләренең берсе булып үсеште.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: