Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
16 сентябрь 2022, 10:51

«Уралбэнд» оркестрына тиңнәр юк!

Бу коллектив ике тапкыр Гиннесс рекордлар китапбына кертелгән.

«Уралбэнд» оркестрына тиңнәр юк!
«Уралбэнд» оркестрына тиңнәр юк!

«Торатау» конгресс-холлының амфитеатрында 18 сентябрьдә үтәчәк “Хәрби биеклек” VII республика авторлар патриотик җыр фестивалендә Екатеринбургтан «Уралбэнд» оркестры катнашачак.

Чараны оештыручы халыклар иҗаты республика үзәге хәбәр итүенчә, «Уралбэнд» оркестры 2006 елда барлыкка килгән. Художество җитәкчесе  — оркестр дирижеры, полковник Александр Павлов.

Бу коллектив ике тапкыр Гиннесс рекордлар китапбына кертелгән. Оркестр марш һәм пьесалар уйнап, бер километр араны чаңгыда үткән. Моннан тыш, «Уралбэнд» FIFAны 600 музыкант катнашлыгында башкарган.

Исегезгә төшерәбез,  VII республика авторлар патриотик җыр фестивале Башкортстаннан гына түгел, бөтен Русиядән автор-башкаручылаарны бер сәхнәгә җыячак. Ульян, Димитровград, Ырынбур, Севастополь, Череповец, Ярославль шәһәрләреннән кунаклар көтелә. Ә инде сәхнә түрендә - җырчы, композитор Денис Майданов.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: