Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
16 сентябрь 2022, 10:27

Фидан Гафаровка -75 яшь!

РСФСРның, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров 14 октябрьдә  Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәһендә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгели.

Фидан Гафаровка -75 яшь!
Фидан Гафаровка -75 яшь!

РСФСРның, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров 14 октябрьдә  Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәһендә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгели. Бу көнне Халисә Мөдәрисованың пьесасы буенча «Бәхет хакы»  мелодрамасы (режиссеры - Айрат Әбүшахманов) уйнала.

Фидан Гафаров актер гына түгел, кабатланмас тавышлы җырчы буларак та билгеле. Аның башкаруында композитор Рим Хәсәновның шагыйрь Наҗар Нәҗми сүзләренә язган «Уфа юкәләре» җыры башкорт телендәге иң популяр хитка һәм башкаланың рәсми булмаган гимнына әверелде.

Уфаның почетлы гражданины Фидан Гафаров халыкның рухи-мәдәни үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә, республика күләмендәге концертларда актив катнаша. Кайда да көтеп алынган кунак ул.

14 октябрьдә исә ул иң тугры тамашачыларын үзенең юбилей кичәсенә көтеп кала.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: